

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Миякә үзәк район дәваханәсенә югары класслы «УЗИ-Электрон» ультратавыш диагностикасы аппараты алынды.
УЗИ аппараты уңайлы, заманча дизайнлы һәм сенсорлы панельләр идарәсе белән җиһазландырылган. Табибның уңайлы эше өчен монитор торышын көйләү мөмкинлеге дә карлаган.
«УЗИ-Электрон» ультратавыш диагностик системалары абдоминаль, кардиологик, кан тамырлары тикшеренүләре уздыру өчен тәгаенләнә, педиатриядә, неонатологиядә, акушерлыкта һәм гинекологиядә, скелет-мускул системасын, кече һәм өске органнарны анализлаганда кулланыла.
— Яңа җиһазлар төрле авыруларны диагностикалау вакытын тизләтә һәм безнең пациентларга югары дәрәҗәдә медицина ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Медицина җиһазы файдалануга тапшырылды һәм кулланыла башлады инде, — дип билгели баш табиб Илшат Гыйлемҗанов.
Фото: proural.info