

Быел уникаль су объектларын саклау буенча федераль проект нигезендә Караидел елгасы үзәнен - Новомихайловкадан алып Нижегородкага кадәр участокта чистарту планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгында.
Элегрәк билгеләп үтелгәнчә, ярлар һәм елга үзәннәре акрынлап торак йортлар һәм хуҗалык объектлары ягына күчә.
Бүгенге көндә проект-смета документлары эшләнде, дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынды. Контрактның башлангыч бәясе 105,5 миллион сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, 2022 елда шулай ук уникаль су объектларын саклау буенча федераль проект ярдәмендә Потеха елгасындагы буа янында Благовещенда экологик хәлне яхшырту эше дәвам итәчәк.
"Буаның хәле урындагы халыкны борчыды. Ул бик нык пычранган, елның җылы вакытында анда ис килә иде. 2020 елда ук Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән Экология" гомумдәүләт проектының "Су объектларын экологик савыктыру" төбәк проекты кысаларында үсемлек һәм су катламнарыннан сулыкны чистарта башладык. Быел эшләрне төгәлләргә уйлыйбыз, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров. - Финанслауның гомум күләме 80,92 миллион сум тәшкил итә. Шуның 66 миллион сумы - федераль бюджет акчалары, 15 миллион сумы республика бюджетыннан бүленгән".
Фото: bashinform.ru