+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Без - булачак солдатлар!"

«Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында Чакмагыш авылы Балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлеге укучылары өчен "Без -б улачак солдатлар" дигән конкурс-уен программасы узды.

"Без - булачак солдатлар!""Без - булачак солдатлар!"
"Без - булачак солдатлар!"
Чара башында балалар бу бәйрәмнең кайчан оештырылуын, чын ир-егетнең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген искә төшерде.

Бәйрәмнең төп геройлары, әлбәттә, малайларның «Очучылар» һәм «Танкистлар» командалары булды. Алар бер-берсен девизлар белән сәламләде. Җанатарлар, солдатларның сугышчан дуслары - аларның сыйныфташлары зур ярдәм күрсәтте.

Малайлар киеренке көрәшкә алдан әзерләнде һәм моны барлык этапларны да узганда күрсәттеләр. Бәйрәм атмосферасы күңелле һәм шул ук вакытта киеренке булды - көчле көндәшләр көч сынашты, ә ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде!

Фото: Айгөл Нәбиева.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас