

Биредә яңа бистәдәге Кыр һәм Көньяк урамнары газлаштырылачак.
Эшләр "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган. Һава шартлары начар булуга карамастан, монтаж эшләре тулы куәтенә бара. "Монолит" предприятиесе хезмәткәрләре Көньяк урамы буенча газүткәргеч салган да инде.
Алда - Кыр урамында шундый ук эшләр. Газүткәргечнең гомум озынлыгы 8,23 километр тәшкил итәчәк. Яңа бистәдә яшәүчеләр билгеләп үткәнчә, әле электр белән җылыту кыйммәткә төшә, ә алар газ белән акчаны экономияләргә өметләнә.
Фото: Рушания Хаматгалимова.