+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кечкенәләргә 261 урын булдырылды

«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында Ишембайда сабыйлар өчен мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә өстәмә урыннар ачылды.

Кечкенәләргә 261 урын булдырылдыКечкенәләргә 261 урын булдырылды
Кечкенәләргә 261 урын булдырылды

Ишембай районында 2 ел эчендә иң кечкенә балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләрдә 261 урын булдыра алдылар.
Ишембай районында «Демография» гомумдәүләт проектының “Хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык итү - яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 елдан башлап районның 15 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә 261 өстәмә урын булдырылды.


Ишембай районы мәгариф идарәсендә сөйләүләренчә, әлеге проектның төп максаты – балалары булган хатын-кызларга хезмәт эшчәнлеген өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру хисабына гаилә вазыйфалары белән бергә алып бару мөмкинлеген тәэмин итү.
Шушы исемлеккә Әхмәр урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә төркеме дә кергән. Өлкән тәрбияче Эльвира Шаһиева билгеләп үткәнчә, проектны тормышка ашыру кысаларында аларның мәктәпкәчә төркемендә кече яшьтәге төркемнәрдә 12 өстәмә урын ачылган.


Ә Башкортстанның Хезмәт министрлыгы белгечләре биредә бүлеп бирелгән акчаларга 1 миллион 626 мең 400 сум акча хисабына керү төркеменә, болдырларга ремонт ясалган, төркем, бәдрәф бүлмәсенә диварлар буялган, яңа ишекләр, тәрәзәләр урнаштырылган, линолеум, юу һәм бәдрәф бүлмәләрендә сантехника тулысынча алмаштырылган, дип аңлаттылар. Шулай ук яңа һәм уңайлы җиһазлар, түшәк-трансформерлар, савыт-саба, спорт җиһазлары һәм вак моторика үсешенә төрле уеннар сатып алганнар. Кыскасы, мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килгән балаларны тәрбияләү һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра алдык.


Бер сабыйның әнисе Зәлинә Мөхәммәтрәхимова сөенеп: "Элек мәктәпкәчә төркем балаларны өч яшьтән генә кабул итте, ә хәзер 1,5 яшьтән балалар өчен төркем ачылуга без шат. Безнең балалар өчен заманча үсеш ала торган мохит булдырылган - уңайлы һәм куркынычсыз. Һәм бу бик дөрес. Чөнки сабыйлар көннең күп өлешен үткәрә торган балалар бакчасын икенче йорт дип санарга була. Балаларыбызга һәрвакыт җылы һәм уңайлы булсын", - диде.

Фото Steshka.ru

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас