+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кырыс шартларда да мәдәният яктылыкка илтә!

Кичә Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) Башкортстан Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды, анда 2021 елда ведомство эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

Кырыс шартларда да мәдәният яктылыкка илтә!Кырыс шартларда да мәдәният яктылыкка илтә!
Кырыс шартларда да мәдәният яктылыкка илтә!

Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, республика Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы Алексей Дербеко, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, республика мәдәният учреждениелере җитәкчеләре катнашты.

Азат Бадранов үзенең чыгышын барлык мәдәният хезмәткәрләренә, танылган сәхнә осталарына, яшь башкаручыларга, волонтерларга һәм VI Бөтендөнья фольклориадасын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашканнарга рәхмәт сүзләре белән башлады.

- Республика шундый югары дәрәҗәдәге эре халыкара чаралар кабул итә алуын раслады, - дип билгеләп үтте вице-премьер. - Коронавирус янавы дәвам итә торган катлаулы шартларда Башкортстан Республикасы куелган күрсәткечләрне арттырып үти алды - мәдәни чараларны 75 миллион кеше карады. Башкортстан сынауларны лаеклы җиңеп чыкты. Барлык мәдәният, мәгариф учреждениеләре дә моңа ирешүдә максатчанлык, бердәмлек күрсәтте.

Утырыш барышында Мәдәният министрлыгының 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Мәсәлән, республика мәгълүмати активлык рейтингында, «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру, волонтерлар саны (5165 кеше), мәдәният учреждениеләренә йөрүчеләр саны буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәмендә башкорт киносы республиканып визит карточкасына әйләнә бара. 2001 елда режиссер Айнур Әскаровның «Таганок отряды» һәм «Ел гаиләсе» фильмнары прокатка чыкты, быел режиссер Булат Йосыповның «Шагыйрь көндәлеге» фильмы премьерасы көтелә.

Республика Башлыгы йөкләмәсе буенча В. И. Альбанов исемендәге Полярниклар музее ачылды, «Земский мәдәният хезмәткәре» программасын гамәлгә ашыру башланды (60 белгеч торак шартларын яхшырту өчен 500әр мең сум грант алды).

«Мәдәният» гомумдәүләт проектын финанслау үткән елда 932,4 миллион сум тәшкил иткән (шул исәптән федераль акчалар 196,2 миллион сум). Быел әлеге проектка 2,5 тапкыр күбрәк финанс чаралары каралган - 2,6 миллиард сум (шул исәптән 631 миллион сум - федераль бюджеттан).

Мәдәният министрлыгы коллегиясендә шулай ук агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

 

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас