+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Агачның биеклеген ничек үлчәргә?

Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган Калтасы районының 2нче Краснохолм мәктәбе базасында "Үсеш ноктасы" табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәге дәресләр үткәрү өчен генә түгел, сыйныфтан тыш чаралар өчен дә кулланыла.

Агачның биеклеген ничек үлчәргә?Агачның биеклеген ничек үлчәргә?
Агачның биеклеген ничек үлчәргә?

Физика укытучысы Наил Зарипов даими нигездә балалар белән физик тәҗрибәләр үткәрә һәм “йолдызчык” белән биремнәрнең шартларын ачык күрсәтә. Бу юлы ул укучыларга агачның, бинаның, манараның биеклеген үлчәү приборлары кулланмыйча ничек билгеләргә икәнен аңлатты.

«Без мондый дәресләрне ешрак үткәрергә тырышабыз. Дәрестән тыш эшчәнлек фән белән кызыксындыру һәм аны яхшы аңлау өчен кирәк”, - дип билгеләде педагог.

Фото: Калтасы районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас