

Бу хакта Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. “Республика Хөкүмәте гомум икътисад системасы нәтиҗәлелеге һәм һәр предприятиенең аерым эшчәнлеге буенча бурычлар куя, шуңа күрә “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты безнең өчен төп өстенлекләрнең берсе булып тора. 2022 елга бу проектка 140 предприятиене җәлеп итәргә планлаштырабыз”, – диде беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов. Республика бу күрсәткеч буенча 2021 елга куелган планны 40 процентка арттырып үтәгән.
Башкортстанның 140 предприятиесе “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнашачак. Бу хакта Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. “Республика Хөкүмәте гомум икътисад системасы нәтиҗәлелеге һәм һәр предприятиенең аерым эшчәнлеге буенча бурычлар куя, шуңа күрә “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты безнең өчен төп өстенлекләрнең берсе булып тора. 2022 елга бу проектка 140 предприятиене җәлеп итәргә планлаштырабыз”, – диде беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов. Республика бу күрсәткеч буенча 2021 елга куелган планны 40 процентка арттырып үтәгән.