Бәләбәй районы хакимиятендә белдерүләренчә, Бәләбәй шәһәрендәге «Мир кино» кинотеатры һәм Приютовоның Мәдәният сарае кинозалы «Пушкин картасы» буенча кинотеатрларга билетлар алу күрсәткечләре буенча барлык муниципаль кинотеатрлар һәм кинозаллар арасында Мәдәният министрлыгының атна саен уздырыла торган мониторингы буенча алда бара.
Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Башкортстан "Пушкин картасы" программасына тоташкан кинотеатрлар саны буенча илдә лидер төбәкләр өчлегенә кергән.
Шунысы да сөендерә: быел "Пушкин картасы" балансы 5 мең сумга кадәр арттырылды, шуларның 2 мең сумын Русия киносына тотынырга мөмкин.
Фото: culture.bashkortostan.ru сайтыннан.