Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Үсеш ноктасы» гуманитар һәм санлы белем бирү үзәгенең «Оста куллар» түгәрәге җитәкчесе Зинера Минхаматова "Әниләр һәм әбиләр өчен бүләкләр" темасына осталык дәресе үткәрде. Балалар төсле кәгазьләрдән матур открыткалар һәм төрле материаллардан шкатулкалар ясарга өйрәнде.
Түгәрәк җитәкчесе сүзләренә караганда, кәгазьдән һәм башка материаллардан эшләнмәләр ясау – кызыклы процесс, ул аерым тырышлык таләп итә һәм чыгымсыз искиткеч әйберләр ясарга мөмкинлек бирә. Мондый әйберләр - интерьер өчен бик яхшы бизәк, аларны балалар мөстәкыйль ясый ала.
Осталык дәресе балаларга бик ошады. Алар фикеренчә, мондый эшләнмәләр йортка үзенчәлек бирәчәк, бүлмәдә уңайлылык хисе тудырачак, шулай ук якыннарына бик күп уңай эмоцияләр бүләк итәчәк.
Һичшиксез, әниләр һәм әбиләр 8 Мартка үзләренең балалары һәм оныклары куллары белән ясалган презентларны алырга шат булачаклар!
Фото: infovzor.ru