

Радий Хәбиров халыкара элемтәләрне ныгытуны дәвам итә. Башкортстан Башлыгы Таҗикстан Илчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу геосәяси вәзгыять белән бәйле хезмәттәшлек аеруча зур әһәмияткә ия, дип саный экспертлар.
- Көнбатыш ябыла, димәк, көнчыгышта, Азиядә базарлар эзләргә, барлык мөмкинлекләрне максималь файдаланырга кирәк. Иң активлар санкцияләр нәтиҗәсендә барлыкка килә торган, бушаган хезмәттәшлек киштәләрен биләячәк, - ди белгечләр.
Бу тырышлык хуплана, чөнки республика Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча актив эшли. Бу юнәлештә күп эш башкарылды, безнең республика Русия субъектлары арасында әлеге юнәлештә алдынгы урында тора. Гомумдәүләт проекты буенча экспорт күләме 2024 елга якынча 250 миллион долларга җитәргә тиеш. Бүгенгә Башкортстанның Таҗикстанга экспорты 30 миллион доллардан артык тәшкил итә.
Фото: e-cis.info