

1 февральдән Аскын үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте Бөре үзәк район дәваханәсенә кушылды. Бирегә үк Караидел, Мишкә, Балтач, Борай районнары да керә. Шул ук вакытта гамәлдә булган бригада, машиналар, җиһазлар үз урыннарында, районнарда кала.
Бу нәрсә дигән сүз? Әлеге районнарның ашыгыч ярдәм хезмәте юридик яктан Бөре үзәк район дәваханәсе карамагында була. Оператив хезмәттәшлек, бердәм эш һәм сыйфат стандартлары булачак.
Халыктан шалтыратулар 03, 103 яки 112 номеры буенча бердәм диспетчерлык хезмәтенә килә. Диспетчер, җаваплылык зонасына бәйле рәвештә, ашыгыч ярдәм бригадасы чакырта. Аның килү вакыты да, әлеге үзгәрешләрдән соң, кыскарачак. Гадәттә ул 20 минут, ә 30 чакрымнан ераграк урнашкан авыл булса, бераз озаграк.
- Мондый үзгәрешләрдән күбесе курыкса да, бу халык һәм эшчеләр өчен файдага гына. Мәсәслән, берничә район структурасы берләшкәч, ашыгыч ярдәм машинасы кемнеке якынрак, шул бара дигән сүз. Элек һәр районныкы үзенең территорисендә генә эшли иде. Ә хәзер якынрак авыл булса, анда күрше район бригадасы да барырга мөмкин. Эшчеләр өчен дә файда, чөнки яңа җиһазлар, машиналар, хезмәт хакы арта, - ди Республика ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм катастрофалар медицинасы үзәге баш табибы Аяз Камалов.
Әлеге үзгәрешләр республиканың башка районнарында да узды.
Фото: bash.news