

Бу вакыйганы Гыйльмияровлар биш ел көткән. Торак шартларын яхшыртуга чиратта алар 2017 елдан бирле торган. Ел саен документ яңартып торсалар да, әлеге ярдәмне алачакларына бик ышанып бетмәгәннәр.
- Әкренләп төзелешне алып бардык - нигезен салдык, йортны күтәрә башладык. Октябрьдә ирем белән бергә яшәвебезгә 8 ел була. Ул вакытка гаилә бәйрәмебезне яңа өйдә каршыларбыз, дигән өметтәбез, - ди Нурания Гыйльмиярова.
Гаиләдә 2 малай һәм бер кыз тәрбияләнә.
- Булачак яңа йортта үзара аңлашу, ярдәмләшү, бәхет, уңайлылык хакимлек итсен! - дип теләде документны тапшырганда Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.
- Мондый ярдәмегез өчен зур рәхмәт, - ди Нурания Гыйльмиярова. - Уртак тормышның беренче көннәреннән үк безгә торак арендалап яшәргә туры килә. Хезмәт хакларыбыз зур түгел. Мин үзем декретта, моңа кадәр яшьләр сәясәте бүлегендә педагог-психолог булып эшләдем, ирем юл оешмасында машина йөртүче булып хезмәт итә. Балаларга да акча күп китә. Әгәр дә бу ярдәм булмаса, кайчан өебезне төзеп бетерер идек әле, - ди ул.