

Халык җыенында Байгилде авылы кешеләре В. Н. Горшков исемендәге паркка капиталь ремонт ясау бүгенге көндә аеруча кичектергесез һәм мөһим эш булып тора, дигән карар кабул итте.
Бу авылда Советлар Союзы Герое Василий Николаевич Горшков туган. Һәм биредә яшәүчеләрнең Геройның исемен мәңгеләштерәсе килә. Җыелышта шулай ук проектны гамәлгә ашыру бурычы куелган инициатив төркем дә сайланганды.
"Иске Яндыз авыл Советы биләмәсе инде берничә ел рәттән урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашуын дәвам итә, шуның нәтиҗәсендә без, халык, кече ватаныбыз өчен күп нәрсә эшләргә өлгердек. Быелгы конкурс программасында да җиңүгә өметләнәбез", - дип билгеләп үтте Иске Яндыз авыл Советы депутаты Нәзилә Рәшитова.
Фото: Дүртөйле районы хакимияте.