+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада - "Алсу пантера"

Республикада Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында төрле юнәлештәге чаралар уза.

Уфада - "Алсу пантера"Уфада - "Алсу пантера"
Уфада - "Алсу пантера"


1-3 апрельдә Уфада көтеп алынган вакыйга – «Алсу пантера» XXV Халыкара джаз фестивале узачак. Юбилей фестиваленең нәрсә һәм кем белән сөендерәчәге турында Башкорт дәүләт филармониясе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бу чарага Русия джаз сәхнәсендәге иң якты йолдыз – Карина Кожевникова чакырулы. Башкортстан башкаласында беренче тапкыр
кубалы Карлос Эчаварриа да чыгыш ясаячак. Ул музыка даирәләрендә югары дәрәҗәдәге виртуоз саксофончы һәм боргычы булып санала.

Русиянең әйдәп баручы тромбончысы, композитор, аранжировщик Игорь Бутманның "Мәскәү джаз оркестры" солисты Сергей Долженков та бу фестивальдә катнашачак. Шулай ук, «Уральский диксиленд Игоря Бурко», VG Collective коллективлары (Чиләбе), пианист Даниил Крамер катнашачаклар. Башкорт джазы маркасын Big-band BGF һәм Олег Касыймовның квинтеты тотачак.

«Алсу Пантера» Гала-концерты 3 апрельдә узачак.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас