+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Караидел районында яңа ФАП ачылды

Беренчел медицина-санитар ярдәм системасын үстерү - «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе.

Караидел районында яңа ФАП ачылдыКараидел районында яңа ФАП ачылды
Караидел районында яңа ФАП ачылды
Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды һәм дәвам итә. Бу юлы яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты Караидел районының Иске Иткүсте авылында төзелде.

ФАПның яңа бинасын ачу тантанасында ал тасманы кисү хокукы дәрәҗәле кунакларга: район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллинга, Караидел үзәк район дәваханәсенең баш табибы Юнир Галинга бирелде.

- Хәтта кечкенә торак пунктларны да медицина хезмәте күрсәтелергә тиеш һәм моңа «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәм итә. Караидел районының башка торак пунктларында медицина учреждениеләренең проблемалы мәсьәләләрен хәл итү - киләчәккә перспектив планнарда,- диде хакимият башлыгы Айдар Шәйдуллин.

Фото: Караидел районы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас