+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Гыймаевларның хыялы тормышка ашкан

Дүртөйле районының Исмаел авылында ирле-хатынлы Гыймаевлар пекарнясы эшли.

Гыймаевларның хыялы тормышка ашканГыймаевларның хыялы тормышка ашкан
Гыймаевларның хыялы тормышка ашкан
Алар үз эшен 2018 елда ук район хакимиятенә мөрәҗәгать итүдән башлаган. Шул вакытта урындагы эшкуарларның башлангычын хупладылар һәм бизнесны үстерүгә, җиһазлар сатып алуга акча бүлделәр. Мондый мөмкинлекләрне «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проекты бирә.

Хәзер пекарняда җиде кеше эшли, бу да мөһим фактор. Биредә 30 төр икмәк-күмәч әйберләре әзерлиләр, алар район кибетләрендә һәм күрше Илеш, Чакмагыш районнарында сатыла. Әйтергә кирәк, продукциягә ихтыяҗ зур. Күңел һәм куллар тартылган эш белән шөгыльләнсәк, шулай булырга тиеш тә. Ә пекарняның хуҗабикәсе, аның сүзләренә караганда, мичне бик ярата.

"Азалия Гыймаева нульдән башлады. Ул өченче күкрәк баласы белән хакимияткә килде, киңәшләште, бизнес-леди булырга, үз пекарнясын булдырырга хыяллануын әйтте. «Эшкуарлык сәгате»ндә катнашты. 2018 елда җиһазларга субсидия ала, эш башлана, 2021 елда җитештерүне киңәйтү проекты буенча бюджет исәбенә махсуслаштырылган транспорт чарасы сатып алуга субсидия алды. Азалия Нәфис кызы чараларда актив катнаша, иганә ярдәме күрсәтә. Алга таба кондитер цехы ачарга планлаштыра», - диде хакимият башлыгының эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары Гөлнара Кашаева.

Гыймаевларның күпбалалы гаилә булуын да билгеләп үтәсе килә. Алар өч бала үстерә. Аларга уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез.

Фото: Гөлшат Гайсина

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас