Компания җитәкчесе Вадим Воронцовның планнары зурдан: әлеге комплекста заправкалау станциясе, кафе, кунакханә, автостоянка, шиномонтаж остаханәсен урнаштырырга ниятли.
Район башлыгы Арслан Шәһәретдинов та инвесторның проектын хуплап, табигый газ (метан) белән заправкалу станциясе төзелеше районның байтак предприятиеләренә мондый ягулык төренә күчәргә, шуның нәтиҗәсендә техниканы файдалануда чыгымнарны җитди киметергә мөмкинлек бирер иде, дигән ышаныч белдерде.
Очрашуда җир-милек мәсьәләләрен алып баручы барлык хезмәтләр вәкилләре дә катнашып, инвесторга Уфа-Ырынбур автоюлы буендагы җир биләмәләрендә юл буе комплексын ураштыру вариантларын тәкъдим итте. Инвесторга мондый проектларны тормышка ашырганда дәүләттән ярдәм алу механизмы: заправкалау станцияләре һәм инженер инфраструктурасы төзегәндә чыгымнарны каплату мөмкинлеген дә аңлаттылар.