+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гомумдүләт проектларына игътибар кимемәскә тиеш!

Киңәшмәдә узган елга нәтиҗә ясалды.

Гомумдүләт проектларына игътибар кимемәскә тиеш!
Гомумдүләт проектларына игътибар кимемәскә тиеш!

Күптән түгел Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оперативкада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча 2022 елга бурычлар яңгырады, анда арта баручы санкцион басым исәпкә алынды.

Башкортстанда үткән елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 27,4 миллиард сум бүлеп бирелгән. Быел гомумдәүләт проектларын финанслау 1,4 тапкырг артачак һәм 37 миллиард сум тәшкил итәчәк. Мондый саннарны республика Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән төбәк Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә белдерде.

Республика Башлыгы әлеге күрсәткечләр алып барылган министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә артта калуның сәбәпләрен өйрәнергә һәм аларны җиңеп чыгу буенча юл картасы эшләргә кушты.

- Без бик яхшы эшләргә һәм республика алдына куелган барлык бурычларны үтәргә тиеш, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа барысын да җентекләп анализларга һәм чаралар күрергә кирәк.

Быел гомумдәүләт проектлары линиясе буенча модульле 44 ФАП төзү һәм 1,6 мең берәмлек югары класслы медицина җиһазы сатып алу, тагын 216 "Үсеш ноктасы" ачу, районнарда "IT-куб" балалар санлы белем бирү үзәген булдыру, шулай ук Салаватта "Кванториум" технопаркын төзү, 18 мәдәният объектын реновацияләү планлаштырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: