+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Талбазы поликлиникасына яңа аппаратура кайтарылачак

Быел ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк программасы кысаларында Авыргазы районы үзәк дәваханәсе поликлиникасына яңа җиһазлар - рентген диагностикасы комплексы, маммограф һәм флюорограф кайтарылачак.

Талбазы поликлиникасына яңа аппаратура кайтарылачакТалбазы поликлиникасына яңа аппаратура кайтарылачак
Талбазы поликлиникасына яңа аппаратура кайтарылачак
Әлбәттә, аларны урнаштыру алдыннан биналар ремонтланырга һәм санитар-гигиена таләпләренә туры китерелергә тиеш. Әлеге вакытта Башкортстан Республикасы бюджетыннан бүленгән акчага подряд оешмасы биналарны капиталь ремонтлауга тотынды.

Яңа рентгенография аппараты рентген сурәтләрен сыйфатлы итеп башкару өчен мөмкинлекләр ачачак, аларны алу барышын җиңеләйтәчәк һәм диагностика сыйфатын шактый арттырачак.

Фото: Авыргазы районы үзәк дәваханәсе.



Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас