+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дәүләкәнлеләр - волейбол буенча районара турнир призерлары

Дәүләкән районы ветераннары командасы волейбол буенча районара турнирда катнашты, ул Бүздәк авылында узды. Чара Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Дәүләкәнлеләр - волейбол буенча районара турнир призерларыДәүләкәнлеләр - волейбол буенча районара турнир призерлары
Дәүләкәнлеләр - волейбол буенча районара турнир призерлары

Ярышларда Башкортстан районнарыннан алты команда катнашты. Дәүләкән спортчылары, өч уенда отып һәм турнир хуҗаларына гына оттырып, икенче урынны яулады һәм көмеш медаль белән бүләкләнде.

Дәүләкән районы хакимиятенең физик культура һәм спорт буенча баш белгече Артур Хәсәнов билгеләп үткәнчә, волейбол - ул командалы спорт төре. Призлы урын яулау команданың барлык әгъзаларының җиңүгә омтылышының нәтиҗәсе булып тора.

Команда уенчысы Салават Хисаметдинов сүзләренә караганда, район җыелма командасы составында сәламәт яшәү рәвеше берләштергән төрле һөнәр ияләре бар.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас