

Билгеләп үтик, ял зонасы Русия Президенты Владимир Путинның “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проекты ярдәмендә барлыкка килде. Скверның мәйданы ике мең квадрат метрдан артык.
Аның барлык элементлары хәзерге заман дизайн-проектларының соңгы сүзе буенча башкарылган һәм идея концепциясенә туры килә. Скверны пөхтә җәяүлеләр юллары, уңайлы эскәмияләр, оригиналь фонарьлар һәм аллеяләр бизи.
Беренче укытучыга багышланган арт-объект анда үзәк фигура булачак.
Фото: ufacity.info