Республикада "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узган чараларның берсе булган «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты танылган якташыбыз, легендар артист һәм хореограф Рудольф Нуриевка багышлана.
Ул Русиядә беренче тапкыр Рудольф Нуриев тормышы белән тыгыз бәйләнгән өч шәһәр - Мәскәү, Уфа, Казан буенча мәдәни марафон форматында уза.
Проектның беренче төбәк этабы 2022 елның 17-21 мартында Уфада узачак.
Проект «Башкортстан – Италия» бердәмлек фонды, «Свой почерк» кинокомпаниясе, Әскар Абдразаковның Мәдәният, кино һәм сәнгать фонды тарафыннан тормышка ашырылды.
Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтәрияте, иҗтимагый элемтәләр өлкәсендә «Көмеш укчы» милли премиясе һәм башка партнерлар Башкортстан Республикасы Гражданнар җәмгыятенә ярдәм итү фонды һәм Президентның Мәдәни башлангычлар фонды ярдәме белән оештырыла.
Проект программасына кертелгән:
Нуриев турында документаль һәм нәфис фильмнар, шул исәптән, Рудольф Нуриев кинода үзенең соңгы ролен уйнаган «Венеция, Карнавал, Любовь» («Venezia, Carnevale, Un Amore», 1982) Италиянең уникаль нәфис фильмының Русиядәге ретро-премьерасы;
тамашачылар белән очрашулар; әлегә кадәр билгесез сурәтләрнең фотокүргәзмәләре; Русия һәм Италия сәнгать эшлеклеләреннән мастер-класслар;
иҗади конкурслар ("TikTok-Балет" һәм Венеция стилендә битлекләр конкурсы); Нуриев турында китапларны тәкъдир итү. Проектның беренче төбәк этабын ачу бүген Башкорт опера һәм балет театрында (17.30 сәгатьтә тамашачылар җыю) «Венеция, Карнавал, Любовь» фильмының ретро-премьерасы алдыннан Венеция битлекләре конкурсы белән булачак (фильм 19.00 сәгатьтә башлана).
Фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә СССРның халык артисты, "Урыс балеты" Мәскәү дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Вячеслав Гордеев, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры генеральный директоры вазыйфаларын башкаручы Илмар Әлмөхәммәтов, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, РСФСРның һәм Башкортстанның халык артисты Леонора Куватова, дизайнер, скульптор һәм зәрканче, Рудольф Нуриевның якын дусты Лиза Сотилис (Греция - Италия), "Нуриев сезоннары" халыкара проекты җитәкчесе, «Свой почерк» кинокомпаниясе директоры Әлфия Чеботарева, Уфада «Нуриев сезоннары» проектының кураторы, «Башкортстан — Италия» бердәмлек фонды рәисе урынбасары Гөлчәчәк Ханнанова.
Конференциядә фестивальнең эшчәнлеге, шулай ук, Рудольф Нуриевның сәнгать дөньясында тоткан зур роле, аның белән бәйле хатирәләр, истәлекләр хакында сүз барды.
- Рудольф Нуриев үз илен чиксез яратты һәм сагынып яшәде. Туганнары белән аралаша алмавы аның йөрәген телгәләде. Ул бик тә үзенчәлекле кеше иде. Сәнгать кешеләрне дуслаштыра, берләштерә. Безнең дуслык та сәнгать аша булды. Мин Рудольф Нуриев белән бәйле коллекциямдәге әйберләрне аның музеена тапшырырга әзер, - диде Лиза Сотилис. Ул, шулай ук, Нуриев белән бергә төшкән фотоларны, аның хакында язмалар чыккан гәзитләрне күрсәтте.
Фото: Зөһрә Исламова.