2022 елда, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» гомумдәүләт проектын финанслау ярдәмендә, 63 муниципаль берәмлектә 122 территорияне төзекләндерү һәм 2021 елгы Бөтенрусия конкурсында җиңүче алты проектны (Бәләбәй, Бөре, Кумертау, Стәрлетамак, Туймазы, Межгорье шәһәрләрендә) тормышка ашыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча подрядчы оешмаларны билгеләү максатыннан конкурс процедуралары бара. Төзелеш-монтаж эшләренә агымдагы елның апрелендә керешәчәкләр.
Фото: Башинформ