+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кырмыскалы дәваханәсенә яңа җиһаз кайтарылачак

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында быел Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенең 1нче стационарына яңа рентген аппараты кайтарылачак.

Кырмыскалы дәваханәсенә яңа җиһаз кайтарылачакКырмыскалы дәваханәсенә яңа җиһаз кайтарылачак
Кырмыскалы дәваханәсенә яңа җиһаз кайтарылачак

Аппаратны урнаштырыр алдыннан бина санитар-гигиена һәм техник таләпләргә туры китереп ремонтланачак. Хәзерге вакытта Башкортстан бюджетыннан бирелгән акчалар исәбенә подрядчы оешма тарафыннан капиталь ремонт башланган.

Яңа рентгенография аппаратурасы сыйфатлы рентген рәсемнәрен башкару мөмкинлекләрен ачачак, аларны алу процессын гадиләштерәчәк, диагностика сыйфатын сизелерлек арттырачак.

– Дәваханәне заманча техника белән тәэмин итү - иң мөһим юнәлешләрнең берсе, чөнки яңа җиһазлар булу мөмкин кадәр сыйфатлы диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә, димәк, үз вакытында пациентларны дәвалауга керешергә мөмкин булачак, аларның тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк, - ди Кырмыскалы дәваханәсенең баш табибы Салават Камалетдинов.

Фото: medvedev.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас