+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Олы-Теләктә күптән көтелгән мәдәни үзәк төзелә

Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә Иглин районының Олы-Теләк авылында 300 урынга исәпләнгән заллы социаль-мәдәни үзәк төзелә.  

Олы-Теләктә күптән көтелгән мәдәни үзәк төзеләОлы-Теләктә күптән көтелгән мәдәни үзәк төзелә
Олы-Теләктә күптән көтелгән мәдәни үзәк төзелә

"Күптән көтелгән социаль-мәдәни үзәк төзелеше актив темплар белән алып барыла, — дип билгели районның мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе Оксана Игнатьева. - Эшләр узган елның апрелендә башланды, бу ел ахырына үзәк беренче килүчеләрне кабул итәргә әзер булачак».

Олы-Теләк старостасы Халит Хатыйпов сөйләвенчә, урындагы халык яңа клуб турында 30 елдан артык хыялланган. Гамәлдәге клуб 1948 елда ук төзелгән. Шул ук вакытта биредәге авыл Советына караучы авыллардагы халык саны өч меңнән артык кеше тәшкил итә.

Бина проектында фойеда кафетерий, компьютер студиясе, балалар уен бүлмәсе, тренажер залы, тавыш яздыру студиясе, шулай ук балалар сәнгать мәктәбе, 300 урынга исәпләнгән тамаша залы каралган.

Фото: manrule.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас