+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туймазы урманчылыгында яшь наратлар гөрләп үсәр

Урман орлыкчылыгы — Башкортстан урманчылары эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе. Ул кыйммәтле мирас үзлекләре һәм югары чәчү сыйфатлары булган орлыкларны хәзерләүне, эшкәртүне һәм саклауны үз эченә ала.  

Туймазы урманчылыгында яшь наратлар гөрләп үсәрТуймазы урманчылыгында яшь наратлар гөрләп үсәр
Туймазы урманчылыгында яшь наратлар гөрләп үсәр

Туймазы урман хуҗалыгында, мәсәлән, бүгенге көнгә 55 килограмм гади нарат орлыгы хәзерләнгән.

- Башта урман орлыклары лабораториясендә аларның сыйфатын билгеләячәкләр, тиешле таныклык бирәчәкләр. Шуннан соң гына питомникта чәчүгә керешәчәкбез. 2-3 елдан бу орлыклардан чыккан үсентеләрне урманнарны ясалма тергезү өчен файдаланабыз, - ди Туймазы урман хуҗалыгы директоры Александр Никифоров.

Бу юнәлештә эш Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларындагы «Урманнарны саклау» федераль проекты бурычларының берсе булып тора.

Фото: phonoteka.org

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас