

Әлеге проект Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ул 5-9нчы сыйныфларда белем алучы 11 меңгә якын укучыны колачлаячак, дип хәбәр итте Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Ринат Фаткуллин.
“Без Русиянең 18 төбәге арасында мәктәп туризмы пилот проектында катнашабыз. Гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджеттан 55 миллион сум акча бүлеп бирелә. Моннан тыш, республика бюджетыннан финанслау каралган. Без укучылар өчен республика территориясе буенча сыйфатлы турпродукт ясарга телибез. Бу елда якынча 11 мең бала катнашачак, шул ук вакытта төп агымны җәйге каникуллар вакытына планлаштырабыз”, — дип билгеләп үтте ул.
Билгеле булуынча, Русия Хөкүмәте укучыларга кыска туристик сәфәрләрдә туган як тарихы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк программага 500 миллион сумга якын акча бүлеп бирә. Быел субсидияләрне мәктәп укучылары өчен махсус эшләнгән турпакетларны гамәлгә ашыручы 18 төбәк алачак.
Фото: pobedarf.ru