+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшьләр милли көрәшне үз итә

Чакмагыш районы спортчылары билбау көрәше буенча республика җыелма командасы составына керде.

Яшьләр милли көрәшне үз итәЯшьләр милли көрәшне үз итә
Яшьләр милли көрәшне үз итә
Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында Салават районының Аркавыл авылында 2005-07 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ярышлар үтте. Республика беренчелегенә билбау көрәше ярышлары СССР һәм РСФСРның атказанган тренеры Х.М. Йосыпов истәлегенә багышланды. Анда республиканың 26 шәһәреннән һәм районыннан 200гә якын спортчы катнашты.

Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы И. Р. Зәйнетдинов җитәкчелегендә тәрбияләнүче 10 укучы район данын яклап, лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә Алинә Хамматова — өченче урынны, 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә Алинә Сәйфетдинова икенче урынны яуды. Алар Башкортстан җыелма командасы составына керде.

"Әле күптән түгел генә билбау көрәше кебек милли спорт төрләрен бары халык бәйрәмнәрендә генә, мәсәлән, мәҗбүри программага кертелгән сабантуйларда күрергә мөмкин иде. Әмма соңгы елларда мондый ярышлар белән кызыксыну артты, һәм халык уеныннан билбау көрәше мавыктыргыч спорт төренә әверелде. Безнең спорт мәктәбендә “Милли көрәш" секциясендә шөгыльләнергә теләүчеләрнең саны елдан-ел арта гына бара”, — дип белдерә директор Луиза Абдрахманова.

Чыганак: Чакмагыш районы хакимияте.

 
 
Фото:srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас