

- Бизнес активлыгы буенча гомумдәүләт проектына кушылу өлешендә без 40 процентка максатлы күрсәткечләрне узып киттек. Башкортстан предприятиеләренең “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнашуы - төбәк сәнәгатен үстерү өчен сыйфатлы яңа юнәлешләрнең берсе. Катнашучы предприятиеләр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның алдынгы инструментларын гамәлгә кертү һәм сакчыл җитештерү технологияләрен куллану буенча РЦК экспертларының квалификацияле ярдәмен ала, - дип билгеләп үтте Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
Әйтик, 2021 ел нәтиҗәләре буенча хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен идарә күнекмәләре программасы буенча өйрәтелгән җитәкчеләр саны буенча әлеге күрсәткеч 32 процентка арттырып үтәлде һәм 2022 елга план күрсәткеченнән 15 процентка артып китте, үсеш инструментларына өйрәткән предприятиеләр һәм төбәк командалары хезмәткәрләре саны буенча планны ике тапкырга арттырды, шул исәптән федераль идарәдә өйрәтелгән хезмәткәрләр саны буенча - 33,5 процентка, мөстәкыйль рәвештә - 20 проценттан күбрәккә. Моннан тыш, республика үзенең эш сыйфаты буенча предприятиеләрнең канәгатьлелеге югары бәяләнде - федераль үзәк оештырган бәйсез сораштыру буенча 97 процент тәшкил итте.
Белешмә:
“Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның 2019 елгы май указы нигезендә расланды һәм илдә хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 процентка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча координатор һәм җаваплы башкаручы булып республиканың Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы тора. “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты турында күбрәк белергә һәм катнашуга заявканы җитештерүчәнлек.рф порталында бирергә мөмкин.
Фото: riastrela.ru