

Салкын асфальтның төп үзенчәлеге шунда: аны җәю эшләрен теләсә нинди һава торышы шартларында да үткәреп була. Бетон сыекчасы кыздыруны таләп итми, юл трамбовкадан соң ук эксплуатациягә әзер була.
Агымдагы елда “Башкиравтодор” чокырларны ямау өчен илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы авомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында 1 321 тонна салкын асфальт, 477 мең тоннадан артык вак таш һәм 4 мең тонна битум әзерләде. Асфальт-бетон заводларын эшләтеп җибәргәннән соң, эшләр кайнар асфальт-бетон катнашма белән башкарылачак.
Ремонт үтәлешен тикшереп тору (СКПДИ) автоматлаштырылган контроль һәм планлаштыру системасы аша оештырылган. 15 мартка булган мәгълүматларга караганда, “Башкиравтодор” филиаллары республика юлларында 5 265 дефектлы участок теркәгән, шуларның 3 301е ремонтланган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юлчыларга 15 июньгә кадәр автомобиль юлларындагы дефектларны тулысынча бетерүне йөкләде.
Фото: bash.news