+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дәүләкәндә - "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды

Былтыр сентябрьдә «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында Дәүләкән шәһәренең 3нче гимназия-интернатында табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды.

Дәүләкәндә - "Үсеш ноктасы" үзәге ачылдыДәүләкәндә - "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды
Дәүләкәндә - "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды
Әйтергә кирәк, үзәк буш тормый – биредә көн саен дәресләр һәм "түгәрәк өстәл"ләр уза.

Бер көнне 9нчы сыйныф укучылары электролит эретмәләренең pH-мохите күрсәткечләрен үлчәде. Химия укытучысы Ольга Лысенкова билгеләп үткәнчә, теоретик өлештән балалар бик теләп практикага күчте. Санлы җиһазлар һәм сыйфатлы реакция кулланып, индикаторлар белән тәҗрибә үткәрделәр. Ахырда химик реакцияләр генә түгел, ә санлы датчиклар ярдәмендә дә алырга мөмкин булган сыйфатлы һәм санлы нәтиҗәләрнең туры килүе турында нәтиҗә ясалды.

Ә 5 "а" сыйныфы укучылары берьеллык һәм күпьеллык организмнар күзәнәкләре төзелешен өйрәнде. Процесста микроскоплар һәм микропрепаратлар ярдәм итте. Биология укытучысы Дания Шахмаева сүзләренә караганда, «Мәгариф» проекты буенча алынган «Үсеш ноктасы» җиһазлары теманы өйрәнүдә чын ярдәмче булды. Балалар күзәнәкләрнең төп өлешләре мисалында төш, цитоплазма һәм тышча белән танышты. Укучылар үсемлекләр, гөмбәләр, хайваннар күзәнәкләре төзелешен чагыштырды, охшашлыклар һәм аермалар тапты. Бу көнне яңа ачышлар күп булды. Иң мөһиме - белемнәрне практик тәҗрибә ярдәмендә алдылар. Нәтиҗәдә күзәнәкләр төзелеше һәм алар башкара торган функцияләр арасында турыдан-туры элемтә турында нәтиҗә ясалды.

Фото: Виктория Шәвәлиева.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас