+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Түбән Балтач - аек һәм сәламәт яшәү рәвеше үзәге

«Спорт – тормыш нормасы» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатында «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында Тәтешле районының Түбән Балтач авылы янә аек һәм сәламәт яшәү рәвеше үзәгенә әйләнде.

Түбән Балтач - аек һәм сәламәт яшәү рәвеше үзәгеТүбән Балтач - аек һәм сәламәт яшәү рәвеше үзәге
Түбән Балтач - аек һәм сәламәт яшәү рәвеше үзәге
Түбән Балтач урта мәктәбе спорт залында "Аек авыл" проекты чикләрендә гер спорты буенча район чемпионаты һәм авыл биләмәләре, предприятие, оешма, учреждениеләр командалары арасында армрестлинг буенча район чемпионаты узды.

Анда гер күтәрү күнегүләре башкарылды.
Җиңүче 2 минут эчендә гер күтәрүнең максималь саны буенча билгеләнде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
Авыл биләмәләре арасында:
1нче урын - Түбән Балтач авыл биләмәсе командасы;
2нче урын - Күрдем авыл биләмәсе командасы;
3нче урын - Шулган авыл биләмәсе командасы.

Кул көрәше (армрестлинг) - ике катнашучы арасында ярыш төре. Бу төр буенча да Түбән Балтач авылы командасы алда булды.

Фото: Рөстәм Фәрхетдинов.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас