

Башкортстанда "Петон Механизация" җәмгыяте (ПЕТОН технологик инжиниринг холдингы составына керә) Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга кушылды. Шулай итеп, анда хәзер республиканың 130 предприятиесе катнаша.
- Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында республика Хөкүмәте гомумдәүләт проекты чараларын эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда предприятиеләргә методологик, консультация һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә, нәтиҗәлелек күрсәткечләренә бәя бирә. Предприятиедә продукт сайлана һәм нәтиҗәлелекнең югары күрсәткечләре булган җитештерү агымы үрнәге (агым-үрнәк) төзелә, белгечләрне әзерләү гамәлгә ашырыла, предприятиенең булган тәҗрибәсен башка җитештерү агымнарына тиражлау өчен хезмәткәрләреннән үзгәрешләр кертү командасы формалаша, - диде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
«Петон Механизация» махсус техниканы арендалау буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә шактый эш тәҗрибәсенә ия, нефть-газ тармагында «Портовая» КС районында (Ленинград өлкәсе) сыекландырылган табигый газ җитештерү, саклау һәм төяү комплексын төзү, Надым-Пур-Тазовский (Яңа Уренгой), Ачим-Пур-Тазовский яткылыкларын тотрыклыландыру җайланмасы урнаштыру, газларны деэтанизацияләү һәм ягулык салу станциясе әзерләү кебек әһәмиятле проектларны тәэмин итә.
- Әлеге проект предприятие өчен мөһим, чөнки компания үз компетенцияләрен үстерүгә һәм хезмәткәрләрен укытуга юнәлеш тота, шулай ук Башкортстан предприятиеләренең көндәшлеккә сәләтлелеген үстерүгә ярдәм итә, - дип сөйләде “Петон Механизация”нең генеральның директоры Илдар Яфаев.