Спорт залында җиңү бәхетен һәм җиңелү ачысын күрергә мөмкин иде. Призерлар ярышка бертигез дәрәҗәдә әзерләнгән. Ләкин уңыш барысына да елмаймады.
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде. 1нче урында - Иске Калмаш авылы мәктәбе, 2нче урында – Чакмагыш авылы гимназиясе командалары, 3нче урында - Чакмагыш авылының 1нче урта мәктәбе. Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.
«Волейбол – команда спорт төре һәм бөтен коллективның бердәм эше генә җиңүгә китерә. Кызлар ярышка яхшы әзерлеккә килде һәм командада эшли белүләрен, спорт күнекмәләрен күрсәтте. Ярышлар яхшы эмоциональ дәрәҗәдә узды», - дип фикерләре белән уртаклашты Чакмагыш авылы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Габдрахманова.
Фото: srk.nationalpriority.ru