Конкурс Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Бу масштаблы конкурсның сайлау туры - март азагында, финал этабы 22-24 апрельдә узачак.
"Радуга" үрнәкле хорының кече составы репертуары конкурс программасының 3 әсәрен үз эченә ала. Аның мәҗбүри шарты - әсәрләрнең берсен а-капелла башкару. Коллективта катнашучылар чит ил классикасын җырлый, халык җырын эшкәртә, театрлаштыру элементлары белән Санкт-Петербург композиторы Антонина Ростовскаяның «Ехала деревня» әсәрен башкара.
Фото: srk.nationalpriority.ru