+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа Кабан укучылары җиңүләр яулый!

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә педагоглар һәм балалар өчен күп мөмкинлекләр ачыла.

Яңа Кабан укучылары җиңүләр яулый!Яңа Кабан укучылары җиңүләр яулый!
Яңа Кабан укучылары җиңүләр яулый!
Уку елының иң озын өченче чиреге укучылар өчен төрле вакыйгаларга – олимпиадалар, конференцияләр һәм конкурсларга бай булды. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә педагоглар һәм балалар өчен күп мөмкинлекләр ачыла.

Краснокама районының Яңа Кабан авылы мәктәп-интернатында укучылар барлык чараларда да бик теләп катнаша һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә, чөнки аларга “Үсеш ноктасы” үзәге базасында әзерлек өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.

Күптән түгел "Үсеш ноктасы" үзәге командасы шахмат буенча район турнирында 2нче урын, ә 8нче сыйныф укучылары Даниил Андросенко һәм Азамат Каюмов 1нче һәм 2нче урыннар яулады.

Мәктәп базасында узган район мәгариф оешмалары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсендә укытучылар ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар һәм, “Үсеш ноктасы” үзәге ресурсларын кулланып, осталык дәресләре күрсәттеләр.

3нче сыйныф укучысы Наилә Шөгаепова үзенең җитәкчесе белән һава еланы ясау буенча тикшеренү эше башкарган. Ул үз эшен тәкъдим итте һәм беренче тәҗрибәсе турында сөйләде.
Технология укытучысы Венер Муллагалиев кунакларны 3 D бастыру үзенчәлекләре белән таныштырды. Семинарда катнашучылар катламлы үстерү юлы белән ябалак ясау процессын күзәтте.

Быел Яңа Кабан мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Фәнзилә Фатыйхова “Ел укытучысы-2022” конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды.
- Традицион такта урынына – интерактив панель, дәфтәрләр һәм дәреслекләр урынына – ноутбуклар. Хәзер белем алу, материалны үзләштерү һәм тикшерү күпкә кызыклырак, - ди Фәнзилә Мәүләви кызы.

– Шундый бай һәм заманча матди базабыз булганда, үзебезнең дә камилләшәсе һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәсебез килә. Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы җиңүчесе Гөлназ Камалиева тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәне буенча Казан шәһәрендә узачак олимпиаданың Бөтенрусия этабында катнашачак. Хәзер ул Уфада үтәчәк олимпиадага әзерлек курслары уза, анда югары уку йортларының әйдәүче белгечләре укыта. Без бары тик җиңүгә генә өметләнәбез! – ди интернат-мәктәп директоры Гүзәлия Бәшәрова.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас