Илебез Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган гомумдәүләт проектлары кысаларында спортка да зур игътибар бүленә.
21-30 мартта Березовский шәһәрендәге «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә спорт акробатикасы буенча Русия беренчелеге уза.
Ярышлар 5 дисциплинада үткәрелә: хатын-кызлар өчлеге, хатын-кызлар парлары, ир-егетләр дүртлеге, ир-егетләр һәм катнаш парлар.
«Хатын-кызлар өчлеге»ндә (11-16 яшьлекләр арасында) Башкортстан Республикасы спортчылары Ясминә Насыйбуллина, Диана Корнеева, Анна Власюк җиңүче булды.
Фото: sport.bashkortostan.ru