

Русия Президенты гамәлгә куйган "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасы аграрийлары техниканы «Росагролизинг» дәүләт компаниясенең ташламалы программалары ярдәмендә сатып алуны дәвам итә.
Быел компания төбәк хуҗалыкларына 600 миллион сумлык 88 берәмлек техника китергән. Шул ук вакытта 1,5 миллиард сумга диярлек килешүләр төзелгән, ә «АгроКомплекс-2022» халыкара күргәзмәсе кысаларында республиканың эре предприятиесенә - «Үзәк» МТСына тантаналы рәвештә лизинг тракторларын тапшыру булды.
«Кировец» тракторын тантаналы тапшыру «Башсельхозтехника»да - Башкортстанда «Росагролизинг» компаниясенең баш партнеры базасында узды. Тракторларны "Үзәк" МТС авыл хуҗалыгы предприятиесенә тапшыру тантанасында «Росагролизинг"ның генеральный директоры беренче урынбасары Александр Сучков һәм Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов катнаштылар.
Фото: pravitelstvorb.ru