

Чираттагы утырышта яшь эшкуар Азамат Аблаев проекты каралды, ул Бүребай авылында 2000 башка исәпләнгән тавыклар өчен заманча һәм экологик мини-кошчылык фермасы ачарга планлаштыра.
Проект барлык коммуникацияләре белән һәр кош-корттан елына 250-300 данә йомырка ала торган кошчылык фермасы төзүне күздә тота. Проектны гамәлгә ашыру, эшкуар сүзләренчә, җитештерүне киңәйткәндә дүрт һәм аннан да күбрәк эш урыны булдыруга хезмәт итәчәк. Бүгенге көндә Азамат Булат улы - “Регион Минерал Инвест” директоры. Әлеге оешма "Ашханә" хуҗасы, аның заказчысы "Буребай тау-баектыру комбинаты". Продукциянең әлеге төренә ихтыяҗ зур булуы кошчылык фермасы төзү идеясенә этәрде. Район халкы да урында җитештерелгән продукцияне сатып алалачак.
Утырыш йомгаклары буенча "Эшкуарлык сәгате"ндә катнашучыларга әлеге инвестиция проектына дәүләт ярдәме күрсәтү вариантлары буенча тәкъдимнәр кертү йөкләнде.
Фото: bash.news