Бу чара ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
31 мартта Дүртөйленең 5нче мәктәбендә уенның - район, ә 1 апрельдә зона этаплары узачак. Дүртөйлегә Агыйдел, Нефтекама шәһәрләреннән һәм Илеш, Бакалы, Калтасы, Краснокама, Чакмагыш, Шаран районнарыннан укучылар киләчәк.
Уенда 3-4нче сыйныф укучылары катнаша. Аларга каршылыклар полосасын узарга кирәк булачак. Шулай ук, уенда юл хәрәкәте хәвефсезлеге, робототехника, экологик иминлек, туган якны өйрәнү, капитаннар һәм остазлар конкурслары буенча биремнәр бар.
Укучылар, шулай ук, «Максим» медицина тренажерында йөрәк-үпкә реанимациясенә дөрес үткәрергә, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтергә тиеш.
Фото: Дүртөйле районы хакимияте сайтыннан.