

Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы "Спорт - тормыш нормасы" төбәк проекты кысаларында Учалыда 26 мартта Советлар Союзы Герое Александр Серебрянников истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды.
Анда Учалы, Миәс, Белорет шәһәрләреннән, шулай ук, Уральск авылыннан 7 команда катнашты. Турнирның барлык уеннары киеренке көрәштә узды. Беркем дә көндәшләренә кадерле кубокны бирергә теләмәде.
Нәтиҗәдә, кубокны Белоретның "Металург" командасы отты, икенче урында Учалының "Сокол" командасы булды. Бронза медальләре Миәснең "ASKONA" командасында.
Фото: Учалы шәһәре хакимияте сайтыннан.