+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тәвәкәчтә “Коймак бәйрәме” гөрләде!

Архангель районының Тәвәкәч авылы мәдәният йортында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында балалар өчен «Коймак бәйрәме» узды.  

Тәвәкәчтә “Коймак бәйрәме” гөрләде!Тәвәкәчтә “Коймак бәйрәме” гөрләде!
Тәвәкәчтә “Коймак бәйрәме” гөрләде!

Балалар бер генә гаилә табынының да бу тәмле милли ризыктан башка узмавын белде. Алар әниләренең һәм әбиләренең тәмле коймак пешерүе, рецептларның күптөрлелеге турында сөйләде.
Бәйрәм чарасында катнашучылар бердәм рәвештә тематик викторина сорауларына җавап бирде, табышмакларга җавап тапты, бер-берсе белән бик теләп ярышты.
Соңыннан барысы бергә элекке замандагы кебек чәй эчте.
Күңелле уеннар, күңелле җырлар белән вакыт сизелмичә дә үтеп китте.
Бәйрәм бик җылы узды һәм барлык катнашучыларда уңай эмоцияләр уятты. Мондый күңел ачу, шатлык, мәзәкләр сөйләү һәм көлү бәйрәм кунакларының хәтерендә озак сакланыр.
Тәвәкәч авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфисә Хызырова билгеләвенчә, мондый чаралар кешеләрне якынайта. Балаларның ялын оештыру аеруча мөһим.

Фото: mykaleidoscope.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас