Чара Русия Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” төбәк проекты кысаларында узды.
Әлеге проект остазлыкны үстерү, иҗтимагый башлангычларга һәм проектларга ярдәм итү өчен шартлар тудыруга, шулай ук балалар һәм яшьләрнең сәләтләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү буенча гадел һәм нәтиҗәле система булдыруга юнәлтелгән.
«Балалар экологиянең әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәтә торган фән икәнлеген үзләштерде, бу мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты, табигать дөньясы турындагы күзаллауларын киңәйтте. Балаларга җаваплылыкны һәм табигатькә мәхәббәтне тәрбияләү бик мөһим һәм бу эштә аларга ярдәм итәргә кирәк», - диде китапханәче Вера Пашкина.
Фото: srk.nationalpriority.ru