+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа баянда уйныйсы килеп тора!

Югары Тәтешле авылының Балалар сәнгать мәктәбенә яңа музыка кораллары кайтты.

Яңа баянда уйныйсы килеп тора!Яңа баянда уйныйсы килеп тора!
Яңа баянда уйныйсы килеп тора!
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла. Шундыйларның берсе — Югары Тәтешле авылы балалары өчен булган бик сөенечле хәл. “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында, Югары Тәтешле авылының Балалар сәнгать мәктәбендәге халык уен кораллары бүлегенә, үзебездә җитештерелгән яңа музыка коралларының зур партиясе кайтты.

Проект буенча 5 баян сатып алынган. Алар арасында «Юпитер-2», «Юпитер-1 ДНВ», «Тула» укучылар баяннары, ике тавышка корылган БН-42 балалар баяны бар. Әлеге инструментлар төрле яшьтәге – башлангыч сыйныф укучыларыннан алып өлкән сыйныф укучыларына кадәр тәгаенләнгән. Кече сыйныф укучылары өчен баяннар сатып алу кыйммәтле булды. Хәзер 6-7 яшьлек балалар белән дә баян белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Инструментлар югары сыйфатлы, компакт, җиңел, уңайлы булуы һәм тавыш йомшаклыгы һәм сыйфатлы яңгырашы белән аерылып тора.

Яңа инструментлар яшь талантларны укыту өчен зур ярдәм һәм яхшы база булды. Яңа, ачык яңгыраган инструментлар белән укучылар һәм укытучылар, рәхәтләнеп шөгыльләнеп, укуда, концерт һәм конкурс чыгышларында тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкләр, конкурентлыкка сәләтле булачаклар һәм төрле мәйданчыкларда лаеклы чыгыш ясаячаклар.

Фото:srk.nationalpriority.ru

Чыганак: Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас