

Әлеге бизнес-идея белән Президент Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган "Эшкуарлык сәгате"нә шәхси эшкуар Әминә Закирова килгән.
- Эшкуарлык белән 26 ел шөгыльләнәбез. Бер тапкыр да ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдек, үзебез үсәргә тырыштык, әмма хәзер эшебезне киңәйтергә планлаштырабыз, финанслау кирәк. Җәмәгать туклануын үстерү өлкәсендә тәҗрибәбез бар - 11 ел без «Нежность» кафесына килүчеләрне ашаттык, әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында безгә бу эшчәнлекне туктатырга туры килде. Хәзер кабат бу бизнеска кайтырга телибез, — дип сөйләде эшкуар.
Аскын районы башлыгы Денис Йосыпов мөрәҗәгать итүченең идеясен хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, Аскында җәмәгать туклануы нокталары җитәрлек түгел, килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылган заманча кафе оештырырга кирәк. Динис Рәдис улы үзенең урынбасарына Әминә Закирова идеясенә туры килә торган дәүләт ярдәме программасын сайларга, бина бирү мөмкинлеген карарга кушты. Әлеге мәсьәлә ике атнадан соң кабат каралачак.