+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чишмәдә яңа завод барлыкка киләчәк

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында Чишмә районы бизнес-шерифы инвесторлар белән яңа производстволар һәм эш урыннары булдыру буенча максатлы эш алып баруын дәвам итә.

Чишмәдә яңа завод барлыкка киләчәкЧишмәдә яңа завод барлыкка киләчәк
Чишмәдә яңа завод барлыкка киләчәк
Узган елда Чишмә районы хакимияте башлыгының "Эшкуарлык сәгате"ндә каралган шешәле су җитештерү һәм тарату проекты тормышка ашыруның башлангыч этабына чыга. Гадәти эчәргә яраклы су, газлы су да җитештерү планлаштырыла. Киләчәктә лимонад җитештерүне булдыру да күздә тотыла.

Район хакимияте, инвесторга тапшыру максатларында, муниципаль милек комплексын һәм җир участогын әзерләү буенча кирәкле эшне тәмамлады. Инвестор тарафыннан 15 миллион сумлык җиһазлар белән тәэмин итү турында килешү төзелгән.

Инвестор якын арада бинаны реконструкцияләүгә, җиһазларны монтажлауга һәм якындагы территорияне төзекләндерүгә керешәчәк. Проектны гамәлгә ашыруны агымдагы елның июнь аенда тәмамларга планлаштырыла, аның производствосында 10 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Фото: Чишмә районы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас