+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мостафа авылында аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы кешеләр яши

Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы "Башкортстан Республикасында сәламәт яшәү рәвешенә гражданнарда мотивация системасын формалаштыру, шул исәптән сәламәт туклану һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту" төбәк проекты кысаларында бөтен республика буенча, шул исәптән Бакалы районында да «Аек авыл» конкурсы бара.

Мостафа авылында аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы кешеләр яшиМостафа авылында аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы кешеләр яши
Мостафа авылында аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы кешеләр яши
Конкурсның муниципаль этабында катнашкан 20 торак пунктыннан Мостафа авылы җиңүче булды. Әлеге территориядә аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы кешеләр яши, биредә аеклыкны һәм сәламәтлекне күз уңында тотучы иң креатив чаралар үткәрелгән.

Мостафа авылында берничә этапны берләштергән зур бәйрәм узды. Мәдәният йорты бинасы каршында рәсми өлеш үтте - чыгышлар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Бәйрәмгә авыл биләмәләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре килде, авыл халкы җыелды.

Авыл хакимияте башлыгы Алевтина Халикова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Мостафа авылы – бай тарихы, легендар шәхесләре, кунакчыл һәм эшчән кешеләре булган авыл. Биредә барысы да авыл кешеләренең спиртлы эчемлекләр кулланмавы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруы, рухи кыйммәтләр белән яшәве белән кызыксына. Алар өчен сәламәтлекне саклау, балаларга аек яшәү рәвеше кыйммәтләрен сеңдерү мөһим.

Хәзер аларга конкурсның республика этабында үз проектларын якларга туры киләчәк.

Фото: Бакалы районы сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас