

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру - «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектының иң мөһим бурычларының берсе. Әлеге максатка ирешү өчен объектларда, кагыйдә буларак, комплекслы эш алып барыла: белгечләр юл катламын яңартып кына калмыйча, юл инфраструктурасы элементларын да төзекләндерә. 2022 елда Стәрлетамакта 11 чакрымга якын юл төзекләндерергә һәм сигез светофорны алыштырырга планлаштыралар. Бу максатларга 165 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
— «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектының төп максатларының берсе - 2030 елга юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрне минимумга җиткерү, - ди Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Стәрлетамакта заманча технологияләр аеруча актив кулланыла. 2021 елда республиканың зурлыгы буенча икенче шәһәрендә гомумдәүләт проект кысаларында 12 километрга якын озынлыктагы 13 юл ремонтланды, 9 җәяүлеләр кичүен өстәмә яктырту объекты һәм 13 светофор объекты урнаштырылды. Өстәвенә, аларның шактый өлеше инновацион. Беренче шундый светофор гомумдәүләт проекты кысаларында Стәрлетамакта барлыкка килде. Ул сигналларны төп светофорның баганаларына куелган өстәмә светодиод тасма белән кабатлап кына калмый, диспетчерлык пульты аша да көйләнә.
2022 елда Стәрлетамакта подрядчы оешма 5 апрельдән «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында светофор объектлары урнаштыра башлаячак.
Быел шәһәрдә янә светофор объектлары урнаштырылачак һәм алмаштырылачак. Эшләр 30 июньдә тәмамланачак.
Башкортстан Республикасында юлларны иминлек элементлары белән тәэмин итү эше дәвам итәчәк.
Белешмә:
«Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты Русия Транспорт министрлыгы тарафыннан «2030 елга кадәрге чорга Русия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указы нигезләмәләрен үтәү максатларында эшләнде. Гомумдәүләт проектның масштабы бөтен илне диярлек колачлый, анда Русиянең 84 субъекты (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала) һәм 105 шәһәр агломерациясе катнаша.
Русия субъектларының юл эшчәнлеге программаларын финанслау федераль һәм төбәк бюджетларыннан гамәлгә ашырылачак.