+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Морак дәваханәсенә яңа флюорограф кайтты

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың медицина учреждениеләре яңа заманча җиһазлар белән тәэмин ителә.  

Морак дәваханәсенә яңа флюорограф кайттыМорак дәваханәсенә яңа флюорограф кайтты
Морак дәваханәсенә яңа флюорограф кайтты

«Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында Морак үзәк район дәваханәсенә «С.П. ГЕЛПИК» җәмгыяте тарафыннан үзебездә җитештерелгән заманча санлы флюорография аппараты килде.
— Дәваханәне заманча техника белән җиһазлау халыкка диагностик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкинлеген, шулай ук үпкә һәм күкрәк читлеге органнары авыруларының ачыклануын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, — ди Морак дәваханәсе баш табибы Наил Абдуллин.
Яңа җиһазны рнаштыру алдыннан бинада Башкортстан Республикасы бюджетыннан бирелгән чаралар исәбенә санитар-гигиена һәм техник таләпләргә ярашлы капиталь ремонт үткәрелде.
— Яңа флюорографның үткәрү сәләте югары, аның диагностик мөмкинлекләре зур. Бу — мәгълүматны эшкәртү һәм кәгазьдә дә, санлы вариантта да бастыру мөмкинлеге булган заманча җиһазлар. Аппарат бер сәгать эчендә 80нән артык фото эшләргә мөмкинлек бирә, — ди табиб-рентгенолог Зөлфия Илгуватова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас